Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Иң мөһиме – соңга калмаска

    4 февральдә - Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне. Бу куркыныч авыру бөтен дөнья буйлап киң таралыш ала бара, ләкин тулысынча савыгу очраклары да аз түгел. Иң мөһиме - вакытны кулдан ычкындырмаска.

    "Яман шеш" диагнозы кешеләрне куркуга сала, әмма ләкин сәламәт булмаган тормыш рәвешеннән баш тартырлык дәрәҗәдә түгел. Мәсәлән, яман шеш авыруы килеп чыгу сәбәпләренең берсе - тәмәке тарту. Бу яман гадәт башка күп төрле күңелсезлекләрдән тыш, үпкә, авыз куышлыгы, ирен, бугаз, үңәч, ашказаны, ашказаны асты бизе, бавыр, бөер, бәвел куыгы, аналык рагы килеп чыгуына сәбәп булырга мөмкин. Халыкта, эчкечеләр яман шеш белән авырмыйлар, дигән фикер яшәп килә. Ләкин фән тарафыннан спиртлы эчемлекләрнең кешенең иммунитетын какшатуы һәм яман шеш күзәнәкләренең үсешенә китерүе исбатланган. Эчә торган кеше яман шештән башка авыруларга караганда тизрәк вафат була. Уйлап кына карагыз, нибары бер генә начар гадәттән арынсаң да, күпме авыруны булдырмый калырга була. Яман шеш авыруын булдырмау максатыннан барлык кешеләргә дә ел саен гомуми практика табибларына күренергә, флюорография үтәргә, ә хатын-кызларга 18 яшьтән махсус тикшерү кабинетында мәҗбүри күзәтү узарга кирәк. Авыруны иртә ачыклау - теләсә нинди сырхаулар, аеруча онкология авырулары белән көрәштә уңышның нигезе булып санала.
    Татарстанның атказанган табибы, район үзәк хастаханәсе онкологы Сәвия Хәкимова безнең районда онкология авырулары буенча күрсәткечләрнең үсүе турында сөйләде. 2011 елда 156 кеше исәпкә алынган. Исәптә торучы 610 кешенең 77се үлгән, 9ы аңлы рәвештә дәваланудан баш тарт-кан. Халык арасында аеруча эчәк, сөт бизләре, үпкә рагы таралган. Кешеләрнең шактый өлешендә мәни бизе, ашказаны, аналык, тире яман шеше барлыкка килгән. Районда шулай ук бәвел куыгы (ешрак ир-атларда) рагы арткан. Баулы район үзәк хастаханәсе соңгы ел ярым эчендә Әлмәт онкология үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә, районда рак авыруларын иртә ачыклау һәм нәтиҗәле дәвалау өчен бөтен шартлар тудырылган. Соңгы 30 ел эчендә район онкологы кабинетында беренче тапкыр аерым телефон элемтәсе барлыкка килгән, үз компьютерлары да бар. Табиб һәрвакыт Әлмәт, шулай ук Казан белгечләре белән элемтәдә тора. Күпчелек очракларда хәтта хастаханәгә ятарга да туры килми, дәвалау амбулатор төстә уза. Әлеге шәһәрләргә барып кайту бәясен хастаханә үз өстенә ала. Барлык тикшерүләр, дәвалау ысуллары, операцияләр, төп дәвалау препаратларын бирү - бушлай. Сәвия Мансуровна, бүген үзендә дәваланучы 88 авыруның тулысынча савыгуларына ышаныч бар, чөнки алар үз вакытында мөрәҗәгать иткәннәр һәм бирелгән киңәш-тәкъдимнәрне үтиләр, ди.
    - Соңгы 10 ел эчендә медицина бу өлкәдә бик нык алга китте. Киләчәктә "рак" диагнозы куелган һәрбер авыруның дәваланачагына өмет бар, - ди С.Хәкимова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: