Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Бүген – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

Бүгенге көндә Баулыда ВИЧ-инфекцияле 43 кеше яши. Алар арасында иң күбесе - ир-атлар һәм эшсезләр.

Ләкин рәсми мәгълүматлар ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең гомуми санының бер өлешен генә чагылдыра, чөнки вирус озак еллар дәвамында үзен белгертмәскә мөмкин. Баулы район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Р.Мусина мәгълүматлары буенча, баулылылар ВИЧ белән нигездә җенси юл белән зарарланалар. Инфекция йөртүчеләрнең күпчелеге - 21-40 яшьлек кешеләр. Баулыда СПИДтан 8 кеше вафат булды. ВИЧ инфекцияле аналардан ике бала туды. Ләкин бу затлар үзләрен читкә тибәрелгән кешеләр итеп хис итмәскә, аларның белемгә, эшкә хокуклары чикләнмәскә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев