Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • Без системаның үзәк фигурасы булырга әзерме?

    Медицина учреждениеләре, иминият компанияләре һәм гражданнар бердәм тырышлык күрсәткәндә генә дәүләт тарафыннан гарантияләнгән бушлай медицина ярдәме сыйфатын үстерергә була.

    Бушлай, сыйфатлы һәм һәрбер кеше файдалана алырдай медицина ярдәме алу хокукы безгә конституция тарафыннан гарантияләнә. Барлык гражданнар да мәҗбүри медицина иминият системасында (ОМС) иминиятләштерелгән. "Ак Барс-Мед" иминият компаниясенең Баулы филиалы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 аенда халыктан хокукларны яклау мәсьәләләре буенча 281 мөрәҗәгать кергән, шуларның 270е - телдән, 11е - язмача. Телдән мөрәҗәгатьләрнең күбесе медицина ярдәме күрсәткән чакта дарулар белән начар тәэмин итүгә, бер өлеше дәвалау-профилактика учреждениеләренең эшен оештыруга кагыла. Язмача мөрәҗәгатьләр арасында 6 шикаять бар. Аларда дәвалау учреждениесендә дару биргән өчен акча алу һәм медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты чагылыш тапкан. Калганнары дәвалау-профилактика учреждениесен сайлап алу буенча киңәш сорау рәвешендәге мөрәҗәгатьләр. 2011 елның 9 аенда кешеләргә Баулы район үзәк хастаханәсе стационарында дәвалану вакытында дарулар алуга
    тотылган 2163 сум акчалары кайтарып бирелгән.
    Аеруча киң таралган өч проблема бар: чиратлар, диагностика һәм күчүчәнлек. Әгәр дә УЗИга юлламаны сезгә табиб биргән икән, димәк, ул бушлай башкарылырга тиеш. Ә менә түләүле хезмәтләр пациентларны ОМС программасы буенча кабул иткәннән соң гына күрсәтелергә тиеш.
    Тар белгечләргә эләгүнең ни дәрәҗәдә кыен икәнлеген алдан белгәнгә күрә (мәсәлән, УЗИга чиратны бер ай көтәргә мөмкин), баулылылар, түләүле хезмәт алу өчен, башка шәһәрләргә баралар. Берәүләргә үзебездәге медперсоналның мөнәсәбәте ошамаса, икенчеләр түләүле клиникалар яхшырак җиһазландырылган дип саный. Шулай итеп, безнең гражданнарыбыз бушлай, сыйфатлы һәм кулай медицина ярдәме алу хокукыннан һәрчакта да файдалана алмыйлар. Ә бай кешеләр кайвакыт ул мөмкинлектән файдалануны кирәксенмиләр.
    Шәһәребездә яшәүче олы яшьтәге бер ханым иренең, өянәге кузгалып, хастаханәгә эләгүе турында сөйләгән иде. Операциядән соң аңа, бүлектә тиешле дарулар булмау сәбәпле, медикаментларны аптекадан сатып алырга кушалар. Табиблар препаратлар исемлеген язып бирүдән баш тарталар, аларның исемнәрен телдән генә әйтәләр. Бу исемлеккә хәтта лейкопластырь да кергән була. Ханым, хастаханәдә нишләп дарулар юк дип, аптырашка калган, ләкин иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә базмаган.
    Гражданнарның сәламәтлеге нигезләре турында яңа закон иминиятләштерелгән кешене системаның үзәк фигурасы итеп куя, ә медицина иминият оешмасы аның "медицина адвокаты" булып тора. Ул дәвалау учреждениеләренә хезмәт күрсәтүләре өчен түли һәм шуңа күрә сыйфатны да гарантияли. Безнең районда гражданнарның күпчелеге иминият компаниясе филиалына телдән мөрәҗәгать иткәннәр. Аларга консультацияләр бирелгән һәм медицина ярдәме алу мәсьәләләрен хәл итүдә булышлык күрсәтелгән. Мәсәлән, әгәр дә иминиятләштерелгән кеше-нең стационарда дәваланган вакытта даруларга киткән чыгымнарны кайтарасы килә икән, ул гариза яза ала. Үз хокукларын яклау өчен нибары 11 кеше генә язмача мөрәҗәгать иткән. Кешеләр, медицина оешмалары белән низагка керәселәре килмичә, шул ук хастаханәдә үзләренең дә, якыннарының да дәваланырга туры киләчәген белеп, шикаятьләр язудан баш тарталар. Шуңа да безнең гражданнар әлеге вакытта медицина иминиятләштерү системасының үзәк фигурасы булырга, үз хокукларын якларга әзер түгел, дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: