Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Медицина

Ашар алдыннан кулларыгызны юыгыз!

Баулы районында март аенда кискен эчәк инфекциясенең 18 очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5 мәртәбәгә артыграк.

Районның баш санитария табибы Р.Хәбибуллин редакциягә хәбәр итүенчә, авыручыларның күпчелеге - ике яшь тулмаган балалар. Әмма инфекция белән өлкәннәр дә зарарлана.
Лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә, өч авыруның ротавируслы инфекция белән зарарлануы билгеле булган. Ул кисәк кенә башлануы, эч китү, эчнең талгын авыртуы, күбүе, косу, тән температурасының күтәрелүе һәм еш кына катараль синдром белән характерлана.
Инфекциянең авыз аркылы яки фекаль юл белән күчүен белү мөһим. Бу, гадәттә, су, ризык аша яки көнкүрештә килеп чыга.
Гади генә саклану чараларын күрү авырмый калырга ярдәм итәр. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге шәхси гигиена кагыйдәләрен сакларга, кайнаган су гына кулланырга, азык-төлекне саклау һәм әзерләү шартларын үтәргә, яшел тәмләткечләрне, яшелчә һәм җиләк-җимешне су астында яхшылап юып, кайнар су белән пешекләргә киңәш итә.
Хезмәт урыннарында санитар-дезинфекция режимы үтәлергә тиеш. Инфекциянең беренче симптомнары барлыкка килүгә медикларга мөрәҗәгать итәргә, ихтыяҗ булганда табибны өйгә чакыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев