Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Реквизитлар: казлар, бәлеш, тула оек

    Авылларда да миллилек бетү ягына бара, дигән фикерләрне ишеткән бар. Районыбыз үзешчән сәнгать смотрының Мортаза авыл мәдәният йортында узган тәүге концерты киресен раслады: юк, бетми әле ул! Яшьләр дә милли гореф-гадәтне якын күрә, Аллага шөкер.

    Мортаза

    Быел "Халык иҗаты - моң хәзинәсе" ("Народное творчество - кладезь души") дип исемләнгән смотр милли йолаларга, гореф-гадәтләргә, халкыбызның мәдәни җәүһәрләренә багышлана. Соңгы берничә елда читтәрәк калган бу тема сагындырган икән, дигән фикер туды бу концерттан. Залны тутырып килгән, чыгышларны җылы каршылаган тамашачылар да моның белән килешер, мөгаен.
    Иң беренче булып сәхнәгә хуҗалар - Мортаза үзешчәннәре чыкты. Гел яшьләрдән генә тупланган иҗади коллектив "Каз өмәсе" күренешен күрсәтте. Чагыштырмача кечкенә, урта мәктәбе дә булмаган авылда менә шулай чатнап торган, сәхнәгә чыгып биеп-җырлаудан куркып калмаган яшьләрне кайдан табып бетерделәр икән дигән сорау үзеннән-үзе туды. Араларында студентлар да, эшләүче яшьләр дә, Баулыда яшәп, Мортазага әби-бабаларына бик еш кунакка кайтучылар да бар икән.
    Яшьләрнең активлыгы тамашачыларны гына түгел, жюри әгъзаларын да сөендерде. Хәер, алар чыгышларны тәнкыйть күзлегеннән карадылар. Фольклор тематикасына буйсынырга тиешле чыгышлар артык заманчалатылмаганмы, фонограммага җырлау урынлымы? Икенче яктан караганда, бәлки, фонограмма ул - замана таләбедер, баянчылар да бармак белән санарлык бит, бәлки, ансыз яшьләрне мондый чараларга җәлеп итү авырлашадыр... Һәрхәлдә, бу сорауларга җавапны жюри әгъзалары үзләре эзләячәк.

    Татар Кандызы

    Бүгенге көндә онытылып бетә язган күмәкләшеп тула басуны күрсәткән Кандыз коллективы исә барлык нечкәлекләрне исәпкә алырга тырышкан. Бары баянга гына һәм бары халык җырларын гына башкару дисеңме, сәхнәнең кулдан тукылган, чигелгән сөлгеләр белән бизәлеше, тарихи экспонатлар белән баетылуымы, бер-берсенә әби-бабаларыбызның исемнәре белән дәшүме - барысы да исәпкә алынган. Башка коллективлар матур сәхнә костюмнары киеп чыгыш ясаса, кандызлылыр исә монда да тарихи дөреслеккә якынрак булырга тырыштылар. Аларның ситсы күлмәкләрдә, тула оеклы чабаталарда чыгулары тамашаны милли төсмерләр белән баетты. Смотрга әзерләнү барышында, тула басу тәртибен авыл өлкәннәреннән барып белешүләре дә эшкә җитди якын килүләрен күрсәтә.

    Татар Томбарлы

    Халкыбызның борын-борыннан ярдәмләшеп, бердәм булып яшәве, шул ук вакытта уен-көлкене, шаянлыкны-шуклыкны да үз итүе Татар Томбарлы үзешчәннәре чыгышында да чагылыш тапты. Алар да, мортазалылар кебек үк, чын казларны реквизит итеп "Каз өмәсе"н күрсәттеләр. Һәм янә сәхнәдәге күтәренке рух бар залга таралды. Бу чыгыш борынгыдан килгән тирән моң белән бизәлде: авылның сәхнә ветераны Зимфира апа Нәгыймуллина акапелла, ягъни бернинди уен коралына кушылмыйча чын халыкчан итеп "Урман" җырын башкарды.

    Исергәп

    Иң массакүләм чыгыш Исергәп авылы үзешчәннәренеке булгандыр мөгаен. Төрле буын вәкилләренең, апа-абыйларның, егет-кызларның бергә сәхнә тутырып чыгыш ясавы үзе үк күңелле күренеш, миңа калса. Алар халкыбызның иң күркәм сыйфатларын - ачык йөзле булуын, кунакчыллыгын күрсәттеләр. Озак еллар үзешчән сәнгатьтә катнашкан кешеләрнең сәхнәне ташламавын, инде үзешчәннәр династиясе барлыкка килүен күрү дә сөенечле булды.
    Мәсәлән, Хәбибуллиннар гаиләсе. Гаилә башлыгы Фатыйх абый һәм тормыш иптәше Закирә апа - гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән кешеләр, хәзерге вакытта лаеклы ялда, әмма җыр-моңнан аерылмыйлар. Алар үрнәгендә уллары Айнур да үзешчән сәнгатьне үз итә.

    Төп рольдә - гореф-гадәт

    Хәер, гореф-гадәт, фольклор темасыннан ничек читтә каласың инде, ул бит, телибезме-юкмы, канга сеңгән әйбер. Һәм аны киләчәк буыннар өчен саклап, яшьләрнең дә күңеленә сеңдереп калырга кирәк. Концерт тәмамлангач, үз тәэсирләре белән уртаклашкан Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Әдибә Шәйдуллина да шул фикердә:
    - Яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә чыгыш ясавын күреп сөендем. Фольклор тематикасын сайлап алуның әһәмияте зур, милли традицияләребезне саклауга бу үз өлешен кертә. Шунысы да сөендерә: мәдәният хезмәткәрләре, аз гына хезмәт хакына эшләп тә, менә шундый матур нәтиҗәләргә ирешәләр.
    Яшьләр күңеленә дә смотрның тематикасы хуш килгән дигән тәэсир калды. Мәсәлән, әле берничә генә ай элек Кандыз мәдәният йортында эшли башлаган, бу кичне сәхнә түрендә булган Айрат Хөсәенов безгә болай диде:
    - Үз ата-бабаларыбызның йолаларын онытмау, белү, аны башкаларга күрсәтү кирәк тә, күңелле дә, бүген залда булган апалар да ошатканнардыр дип уйлыйм.
    Алда әле тагын дүрт сайлап алу концерты көтә. Иң яхшыларны шәһәр тамашачылары март аенда күрә алачаклар.

    Авыл мәдәният йортларында «Нәүрүз» татар халык фольклор ансамбле (Кызылъяр), «Тарават» чуваш халык фольклор ансамбле (Потап Томбарлы), «Зярдон» удмурт халык фольклор ансамбле (Покровский Урыстамак), «Сударушка» рус халык фольклор ансамбле (Кырымсарай), шулай ук татар, чуваш, удмурт халык театрлары (Кызылъяр, Потап Томбарлы, Покровский Урыстамак) эшли.

    Район авылларында 19 мәдәният йорты, 5 клуб, 4 милли-мәдәни үзәк бар, аларда 105 иҗади хезмәткәр эшли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: