Баулы районы үзешчәннәре популяр телетапшурыда катнашты
Якташларыбызның "Җырлыйк әле!"дәге чыгышын карамый калмагыз.
Республикабыздагы талантларны эзли һәм таныта торган әлеге тапшыруның авторы - Нәҗип Бәдретдинов. Безнең районнан тапшыруда катнашачак үзешчәннәрне дә нәкъ менә ул килеп сайлап алган. Әлеге бәйгедә яшьләре буенча өч төркем катнаша. Беренчесенә 7 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр, икенче төркемгә - ветераннар, ә өченче төркемгә урта буын вәкилләре, ягъни 30-60 яшьлек җыр сөючеләр керә.
Баулы районы белән таныштыру бурычын Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Әдибә Шәйдуллинага йөкләгәннәр.
- Тапшырудан бик уңай тәэсирләр белән кайттым, - диде ул "Хезмәткә дан" газетасына. - "Җырлыйк әле!" студиясендәге яхшы мөгамәлә, җылы атмосфера курку-дулкынлануларыбызны җиңде, тынычландырды. Алдан репетиция булды, яхшылап аңлаттылар. Төшерү процессы озак дәвам итсә дә, ялыктырмады. Конкурентларыбыз - азнакайлылар белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы булды.
Районыбыз данын балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Миләүшә Миңнушина, Динара Шакирова, Камилә Субаева, Камилла Гыйләҗева (җитәкчеләре - Рифкать Вәлиев), Земфирә Нәгыймуллина, Фәнзия Галләметдинова, Саҗидә Әхмәтҗанова, Сәрия Хәмитова, Илфат Галимҗанов, Назыйм Кәримов, һәм башкалар яклаган. Тапшыруда район мәдәният йортында Зәйтүн Муллаянов җитәкчелегендә эшләп килүче гармунчылар ансамбле дә катнашкан.
Кече яшь төркемендә чыгыш ясаган кызлар бәйгедән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Мәсәлән, Камилла Гыйләҗева "Җырлый әле!"гә тагын барырга теләвен белдерде. Ә Миләүшә Миңнушинага башка конкурсларга караганда бу конкурс җиңелрәк тоелган.
Динара Шакирова безгә болй диде:
- Миңа "Җырлыйк әле" тапшыруында бик ошады. Бүтән конкурслардан аерылмалы буларак, "Җырлыйк әле!"дә без инструменталь ансамбль җитәкчелегендә җырладык. Шул инструменталь ансамбльнең музыкасы студиядә бигрәк тә моңлы, матур булып ишетелә. "Җырлыйк әле!" сәхнәсендә үзеңне җиңел, кыю хис итәсең. Студиядәге татар орнаментлары булган атмосфераны күргәч, җырлыйсы килеп тора.
Якташларыбыз катнашындагы тапшыруны шимбә көнне, 5 апрельдә 20 сәгать 30 минутта карый аласыз. Ә райондашларыбыз Азнакай үзешчәннәре белән ярышканда, ягъни 12 апрельдә 20 сәгать 30 минутта телевизор экранындагы номерга смс җибәреп, Баулы талантлары өчен тавыш бирергә мөмкин булачак.
Ләйсән СӘЕТГӘРӘЕВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 20:00Августта карлыган куакларын эшкәртү өчен биш киңәш Бу айда киләсе ел өчен бөреләр формалаша.1900
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.5100
-
8 август 2022 - 16:51Мурашко: 35-40 яшьлек ир-атлар арасында үлем күрсәткече хатын-кызлардан ике тапкыр зуррак Россиядә 35-40 яшьлек ирләр арасында үлем күрсәткечләре хатын-кызлар белән чагыштырганда ике тапкыр югарырак, тышкы факторлар төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.6000
-
8 август 2022 - 14:00Татарстанда коронавирус йоктыруның 74 яңа очрагы расланды Узган тәүлектә Татарстанда 74 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу алдагы көн белән чагыштырганда алты кешегә күбрәк дигән сүз.7900
-
8 август 2022 - 13:11Чиядән рецептлар Быел бакчаларда чия нык уңды. Кып-кызыл чияләр тәмам пешеп өлгерде. Хуҗабикәләр, гадәттә, аннан компот ясыйлар. Төрледән-төрле рецептлар белән кайнатмалар да әзерлиләр. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.8700
-
8 август 2022 - 10:001 сентябрьгә кемнәргә пособиеләр түләнәчәк? Владимир Путин тиешле карар чыгарса, башка ата-аналарга да түләүләр каралырга мөмкин икән.12700
-
8 август 2022 - 08:36Йолдызнамә (8–14 август) Баулыларга бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?11800
-
8 август 2022 - 08:00Кыярлар кырау төшкәнче уңыш бирсен өчен августта нәрсә сибәргә? Июль-август аенда түтәлдәге кыяр үсентеләрен тәрбияләү серләре бар.13000
-
7 август 2022 - 18:00Язмыштан узмыш юк... Нинди генә язмышлар кичерми инде бу адәм баласы. Җәберсетү, мыскыллауларны күбрәк хатын-кызлар кичерә кебек.18600
-
7 август 2022 - 14:00Бакча җиләген күчереп утыртабыз Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.25800
-
6 август 2022 - 10:00Баулы гатләсе яхшыга өметләнеп яшиләр “Баулы-информ” редакциясе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр турындагы “Мин – дөньяның бер өлеше” махсус проектын дәвам итә. Бүгенге язмабыз геройлары – Алсу һәм Ришат Гәрәевләр. Алар өч бала үстерә, уртанчы уллары Асланның үсешендә тоткарлыклар бар.29800
-
5 август 2022 - 20:00Мошенниклык турында җинаять эше каралган Баулы шәһәр суды РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе 3нче өлешендә күзалланган җинаятьне (мошенниклык, ягъни алдау юлы белән аеруча зур күләмдә чит милекне урлау) кылган хатын-кызга карата ачылган җинаять эшен караган.39900
-
11 июнь 2019 - 11:30Сабантуйга бүләк җыю
-
16 октябрь 2018 - 12:56"Мәктәп тормышына җайлашу" - 12.10.2018
-
Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле баулылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
-
Әгәр татар телен укыту тулысынча ихтиярига калса, ягъни аны балага укыттыру өчен ата-ана мәктәпкә барып гариза бирергә тиеш булса, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Сез ничек уйлыйсыз? 19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар проектны тулыландырырга вәгъдә итә.
-
Туганыңа барысын да сөйлисеңме? Сез туганнарыгыздан сер яшерәсезме? Нәрсәләр турында туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамый дип саныйсыз?
-
8 август 2022 - 15:31Татар Кандызы авылы клубы төзекләндереләТатар Кандызы авылына килеп керү белән клуб бинасында барган төзелеш эшләренә игътибар итәсең. Биредә бинаның түбәсен алыштыру эшләре белән беррәттән эчке төзелеш эшләре дә башкарыла.8700
-
4 август 2022 - 13:04Татар Кандызы мәктәбендә ремонт эшләре бара Татар Кандызы авылы мәктәбендә бүгенге көндә масштаблы капиталь ремонт бара. Димәк, яңа уку елына мәктәп 60 укучысын яңарып каршы алачак.85000
-
4 август 2022 - 19:00Августта нинди дару үләннәрен җыярга була Үләннәр җыеп калырга әле дә соң түгел62200
-
2 август 2022 - 12:51Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә Татарстан районнарында 3нче августтан башлап ястү үзгәрә. Аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.52700
-
3 август 2022 - 10:25Авыл мәчетләрендә балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү сәгатьләре эшли Укучыларның җәйге ялларын файдалы да, кызыклы да итеп үткәрү – өлкәннәрнең бурычы. Шуны истә тотып, мәчетләрдә дә ял һәм сәламәтләндерү сәгатьләре оештыру дәвам итә. Андый чаралар Кызылъяр һәм Исергәп авылы мәчетләрендә үтә. Чаралар шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга да багышлана.49201
-
1 август 2022 - 11:07Көнбагыш йөрәк белән бавырга дәва Күп тә үтмәс, бакчаларда көнбагышлар да өлгерер. Аны файдаланып калыгыз.46800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бавлы-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73781 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Леванова Евгения Михайловна
Адрес редакции: 423930, РТ, Бавлинский район, г.Бавлы, ул.Пионерская, 9
Телефон редакции: 5-64-47 (приемный)
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика