Үз урынында эшли
Төп тема

Үз урынында эшли

21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.

Муниципалитет хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов турында сөйлибез.

 Дамир Шакирҗановның Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы булып эшләвенә быел биш ел була. Шул гомер эчендә җирлектә шактый эш башкарылган. Дамир Әхтәм улы бу вазифага 2016 елда билгеләнде һәм беренче көннәрдә үк ике торак пунктны – Кырымсарай һәм Мортаза авылларын – төзекләндерүгә кереште. Бу гаҗәп тә түгел. Дамир Шакирҗан улы тумышы белән Мортаза авылыннан, аның бала чагы һәм яшьлеге шунда узган, башлангыч мәктәпне шунда тәмамлаган. Аннары җиденче сыйныфка кадәр Кырымсарайда укыган. Шуңа күрә аның үзенең туган авылын төзек итеп күрәсе килә һәм моның өчен ул бар көчен куя.

Баулының 1нче мәктәбен тәмамлагач, Дамир Шакирҗанов Казан аграр университетына укырга кергән. Беренче курстан соң, армиягә алганнар. Ул Владивостокта Тын океан флотында хезмәт иткән. Ике ел хезмәт иткәннән соң, өенә кайтып, читтән торып укуга күчкән, 1989 елда хезмәт эшчәнлеге башланган. Дамир Әхтәм улы машина йөртүчедән “Баулыагрохим” җәмгыяте директорына кадәр күтәрелгән. Аннары биш ел “Игенче” җәмгыяте белән җитәкчелек иткән, бүгенге көндә ул эшне өлкән улы Динар башкара. Тупланган хезмәт тәҗрибәсе Дамир Әхтәм улына бүгенге эшендә дә ярдәм итә.

Халык җирлек башлыгының эшен күрә белә, шуңа күрә җирлектә яшәүчеләр бары уңай фикерләр генә белдерә.

Язмабыз герое яшьләргә эшендә генә түгел, спортта да үрнәк булып тора. Күптән түгел авыл җирлекләре башлыклары арасында ГТО спартакиадасында ул, 16 килограммлы герне 80 тапкыр күтәреп, “ГТО чемпионы: көч” исеменә лаек булды. Шулай ук Дамир Әхтәм улы авыл егетләре һәм ир-атларын сәламәт тормыш рәвеше алып баруга җәлеп итәргә, аларда спортка мәхәббәт уятырга тели. Шул максаттан ул җирле мәктәпнең спорт залында җомга һәм шимбә кичләрендә волейбол түгәрәге оештырган. Ул үзе дә волейбол уйный, бу спорт төренә башкаларны да җәлеп итә.

Тулырак мәгълүматны "Хезмәткә дан"  газетасының 16 апрельдә чыккан санында укыгыз

Автор фотосурәте


Нет комментариев