Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яңа Баулы авылында мәчет ачылды

Баулы районында тагын бер мәчет сафка бастырылды. Яңа иман йорты Яңа Баулы авылында эшли башлады.

Яңа Баулы авылында мәчет нәкъ ике ел элек – 2018 елның июлендә – төзелә башлаган иде. Бүгенге көндә авылның күрке булган яңа мәчет сафка бастырылды. Аңа “Балкыш” дип матур яңгырашлы исем бирелде.

Бу мәчет авыл картларының, биредә яшәүче мөселман әби-бабайларның үтенече буенча төзелә башлаган. Төзелеш авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән алып барылды. Бүген мәчет ачылу тантанасына алар үзләре дә җыелышып килгәннәр.

Мәчет ачылу тантанасында күп кенә кунаклар катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул Яңа Баулыларны икеләтә бәйрәм белән котлады, “Балкыш” мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Вәлиәхмәтовка шәһадәтнамә тапшырды. Аннан соң хәзрәтләр бергәләшеп мәчет территориясенә агач утырттылар. Шулай ук тантаналы чара барышында иганәчеләргә, мәчет төзелешендә актив катнашкан авылдашларга мактау грамоталары тапшырылды.

“Халык теләге белән 2018 елда нәкъ шушы урында җыелыш уздырдык та, мәчет төзергә кирәк дигән уйга килдек. Безнең бер тиен акчабыз да юк иде, авылдашлар ярдәм итте, – дип сөйләде имам-хатыйб Рамил хәзрәт Вәлиәхмәтов. – Мәчетне борыстан төзедек, профнастил белән тышладык. Эчен җылытып, эчләп куйдык, матур гына килеп чыкты. Ут, су үткәрдек, газ кертмәскә булдык. Җылыту электр челтәре аша булачак”.

Мәчетнең проектын  Яңа Баулыда яшәүче Айрат Шәрәфетдинов төзегән. Ул, изге эштә бик актив катнашып, еш кына ял көннәрен дә шушында үткәргән.

“Бу зур эшне миңа тапшырдылар, кулдан килгәнчә тырыштым, – дип уртаклашты Айрат Шәрәфетдинов. – Хәзер безнең кечкенә генә авылда сокланып торырлык мәчет булдырылды. Бу эштә авыл кешеләре нык булышты. Авырлыклар да булды. Шуңа төзелеш берникадәр вакыт туктатылып та торды.”

“Мәчетнең беренче ташын 2018 елда салдык, – диде авылда яшәүче Фәнүр Хәбибуллин, күз яшьләрен тыялмыйча. – Безнең авылда мәчет күп еллар булмады. Ә иман йорты биредә яшәүче картларга да, яшьләргә дә кирәк. Үзебез дә йөрербез, яшьләрне дә тартырга тырышырбыз. Бу эш – безнең бурыч”.

Матур итеп эшләнелгән мәчет эчендә бүген беренче күмәк намаз да укылды.

“Балкыш” Баулы районында төзелгән мәчетләрнең 14нчесе. Бу иман йортының ишекләре ябылмасын, мәчеткә мөселман кардәшләребезнең эзе суынмасын, мәчет Яңа Баулы халкын иманга тартып, авылны балкытып торсын дигән теләктә калабыз.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев