Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Урак дәвам итә, чәчүгә әзерләнәләр

Якшәмбе яңгырлары игенчеләрнең эшен берничә көнгә туктатып торды. Авыл хезмәтчәннәре күптән көтелгән яңгырга сөенде генә, чөнки 15 августтан уҗым культураларын чәчә башларга кирәк, ә җирдә дым юк иде.

“Игенче”, “Кырымсарай”, “Хаҗиев” хуҗалыклары урып-җыюны дүшәмбе көннең икенче яртысында ук дәвам иткән. Сишәмбе башка хуҗалыклар да кырга чыккан.

Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 11 августка булган мәгълүматына караганда, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 34 процент мәйданнан җыеп алынган. 32 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 33 центнер тәшкил итә. Районда көзге бодай уңышы – гектарыннан уртача 36,2 центнер, көзге арышныкы – 28,1, арпаныкы –  32,3, борчакныкы – 23 центнер.

Азык әзерләү дә дәвам итә. Районда бер баш шартлы терлеккә 22,6 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.

Бер үк вакытта туфрак эшкәртү дә бара. Уҗым культуралары чәчәргә ике мең гектар җир эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев