Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Баулыга килде

Бүген Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Баулыга эш сәфәренә килде. Иң элек ул өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды.

Кырысарай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Эльмира Зарипованы һәм район җитәкчеләрен бәйрәм концерты белән каршы алдылар. Кунак учреждение территориясен һәм бинаны карап чыкты, биредә яшәүчеләр һәм интернат-йорт хезмәткәрләре белән аралашты.

Соңрак Эльмира Зарипова Баулыда гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә алдан дүрт кеше язылган булган, өчесе генә килде.

Хәзерге вакытта эшсез буларак исәптә торучы баулылы үз эшен ачарга субсидия алу мәсьәләсе буенча киңәшләшергә килгән.

Ә “Благо” сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар аналары иҗтимагый оешмасы вәкиле министрга балалар сәламәтләндерү лагерьларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның ялын оештыру мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.

Берүзе бала тәрбияләүче яшь ханым эшсезләргә балалар өчен пособиене озынайту мөмкинлеген карау мәсьәләсе белән килгән. Аның мөрәҗәгатенә җавап итеп, Эльмира Зарипова Россия премьер-министры Михаил Мишустинның мондый пособиене сентябрьдә дә түләү турында карар имзалавын әйтте.

Эльмира Зарипова 2нче спорт мәктәбендә, “Я смогу” сәламәтләндерү үзәгендә дә булды.

Фото: редакция

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев