Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Сыеры күпкә акча күбрәк бирелә

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар савым сыерлары һәм кәҗәләр асрауга ярдәм йөзеннән акча ала башладылар.

Баулы районына сыерлар һәм кәҗәләр хуҗаларына азык сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлешен кире кайтаруга республика бюджетыннан алты миллион сум чамасы акча бирелгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, август ахырына кадәр барлык терлек ияләренә дә акча күчереләчәк. Савым кәҗәләре асраучыларга 500әр сум акча бирелә, ә сыерлар өчен субсидия күләме терлекләр санына бәйле. Шәхси хуҗалыкта бер сыер булса, аның хуҗасына 2300 сум күләмендә субсидия бирелә, ә ике сыер асраучыларга һәр терлек өчен 3300әр сум түләнә. Өч һәм аннан да күбрәк сыер булса, һәр сыер өчен 4300 сум акча бирү каралган. Субсидияне авылларда яшәүчеләр генә түгел, шәһәрдә сыер асрап яшәүчеләр дә ала. Шулай итеп, бу көннәрдә Баулы шәһәрендә яшәүче 53 кешегә барлыгы 174 мең сум биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ