Корылык аркасында район кырларындагы азык культуралары тиешле массаны җыя алмый. Район оешмалары һәм предприятиеләренә авыл хезмәтчәннәренә витаминлы азык әзерләргә булышырга киңәш ителә.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре әле азык әзерләүгә керешмәде, чөнки корылык аркасында үлән бик кыска. Бу хакта атналык киңәшмәдә Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты Марат Белалов хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә үткәрелгән ревизия күрсәткәнчә, узган кыштан түбәндәге күләмдә азык запасы калган: печән – 2600 тонна, силос – 1500 тонна, сенаж – 1100 тонна, салам – 800 тонна.
Район башлыгы һәм җитәкчеләре каршында чыгыш ясап, Марат Белалов, предприятие һәм учреждениеләр хезмәткәрләрен җәлеп итеп, яфрак азык җыюны оештыру кирәклеген әйтте.
Нет комментариев