Паркны яңарту дәвам итә
Төп тема

Паркны яңарту дәвам итә

Җиңү һәм Хезмәт Даны паркында төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә. Быел әлеге реконструкция – безнең шәһәрдә иң күләмле төзекләндерү проекты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров сүзләренә караганда, Җиңү һәм Хезмәт Даны паркында тротуарлар һәм велоюллар ясау эшләре төгәлләнеп килә. Хәзерге вакытта яктырту өчен электр линияләрен сузалар.

– Шушы көннәрдә велоюллар өчен асфальт җәю башланды, – ди ул. – Шулай ук брусчаткага заказ бирдек. Ул өч төстә булачак. Аны Мәскәү һәм Самара өлкәләреннән китерәчәкләр. Караңгы төстәге брусчатканың бер өлешен кайтардылар инде. Аны балалар сәнгать мәктәбе ягыннан җәя башлаячаклар.

Исегезгә төшерәбез: паркның балалар сәнгать мәктәбеннән самолётка кадәрге өлеше республика программасы буенча төзекләндерелә. Әлеге өлештәге эшләр октябрьгә төгәлләнергә тиеш.

– Төзүчеләргә эшләрне, көннәр әйбәт торса, вакытыннан алда тәмамлау бурычы куелды. Әлегә барысы да план буенча бара, – дип хәбәр итте Ильяс Гозәеров.

Парк территориясендә зур булмаган мемориал комплекс барлыкка киләчәк, анда хәрби техника кую күздә тотыла. Аның бер өлеше куелган инде. Ильяс Гозәеров сүзләренә караганда, тиздән Мәңгелек ут янында тагын биш берәмлек техника куячаклар.

Эш барышында проектка үзгәрешләр кертелмәгән. Кайбер урыннарда гына агачларны, борылышларны әйләнеп үтәргә туры килгән.

– Шулай ук, кешеләрнең иминлеге өчен, ЮХИДИ бүлекчәсе белән килештереп, кайбер юл кичүләре алынды. Парк төрле яшьтәге кешеләрнең яраткан ял урыны булыр, дип уйлыйм, шуңа күрә биредә кешеләргә, балаларга аеруча, куркынычсыз булырга тиеш.

Паркны төзекләндерүне тиешле вакытта тәмамлау планлаштырыла. Реконструкцияләнгән паркны тиздән күреп булачак.

Автор фотосурәте


Нет комментариев