Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Медицинага аны язмышы алып килгән

Ел саен 12 майда Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелә.

Тумышы белән Оренбург өлкәсеннән булган Финдия Шиһапованың Баулы район үзәк хастаханәсендә эшли башлавына кырык ел вакыт узган.

Финдия Шиһапова Северный районы Крәжле авылында туып-үскән. 1973 елда Бәләбәй медицина училищесына укырга кергән.

Өч ел да ун ай укып, фельдшер белгечлеге алгач, язмабыз герое Ярмәкәй районы Исламбахты авылына эшкә җибәрелә.

Ярмәкәй районында яшәгәндә, Шиһаповлар Баулыга берничә тапкыр кунакка килгән була. Алар бу шәһәрне бик ошаталар, кая да булса күченү мәсьәләсе күтәрелгәч,  Баулыны сайлыйлар.

Финдия Нуршаһитовна поликлиникага эшкә урнаша.

2005 году Финдия Нуршаһитовнаны терапия бүлекчәсенә өлкән шәфкать туташы итеп билгелиләр.

Терапия бүлегендә күбрәк эчке органнарны дәвалыйлар. Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, былтыр тире, кардиология һәм неврология авырулары белән чирләүчеләрне дә бирегә сала башлаганнар.

Финдия Шиһапова фикеренчә, медицина хезмәткәре һөнәренең дәрәҗәсе акрынлап кими бара. Медицинага аяк кына баскан елларында, гади авыл фельдшеры булса да, пациентларның аны “безнең доктор” дип йөртүләрен искә алды ул. Хәзер исә барысы да башкача, ди ул. Шуңа да карамастан, 44 ел эшләү дәверендә әлеге һөнәрне сайлавына һич кенә дә үкенмәгән. Киресенчә, язмыш шул юлдан кертеп җибәрүенә сөенә генә. Балаларының берсе дә медицина юнәлешен сайламаган, аның каравы оныгы Адилә әбисе эзеннән киткән: хәзерге вакытта ул Бөгелмә медицина училищесында икенче курста белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев