Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Медицина хезмәткәрләрен котладылар

21 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында концерт булып узды.

Залда табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, лаборантлар, санитаркалар, машина йөртүчеләр, кухня хезмәткәрләре һәм башка бик күп кешеләр җыелган иде. Алар барысы да сәламәтлек сагында торучылар.

 Медицина хезмәткәрләре адресына бик күп матур сүзләр яңгырады.

Район башлыгы исеменнән  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмира  Хөснуллина  чыгыш ясады. Ул аларның иң яхшыларын мактау грамоталары белән бүләкләде.

Шулай ук район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев та чыгыш ясады.

Медицина хезмәткәренең хезмәте бәяләп бетергесез. Аларның һәркайсы, шәфкать туташларыннан һәм лаборантлардан башлап, табибларга кадәр җаваплы эш башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев