Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Кунакта яки командировка булсаң да, тавыш бирергә мөмкин

Күпфункцияле үзәктә (МФЦ) 24 июльдән башлап, Татарстан Дәүләт Советының VI чакырылыш депутатларын сайлау буенча тавыш бирүне барган урыныңда башкару хакында гаризалар кабул итү башланды.

Прописка буенча түгел, ә Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә фактта булу урынында сайлый алу өчен, тиешле гариза язу таләп ителә. Сайлаучының сайлау көнендә кайда булуы белән бәйле рәвештә, МФЦ белгечләре гариза язарга теләүчегә аны язарга, кулай сайлау участогының адресын һәм номерын билгеләргә ярдәм итәчәкләр. Сайлаучыга шулай ук отрывной талон да бирәчәкләр. Гаризалар 4нче сентябрьгә кадәр (ул көнне дә кертеп) кабул ителәчәк. Бу хезмәт паспорт күрсәткән очракта башкарыла. Әгәр паспорт алыштыруга тапшырылган булса, МФЦ хезмәткәрләренә шәхесне раслаучы вакытлы таныклык күрсәтелергә тиеш. Россия территориясендә яшәү урынында теркәлмичә, Татарстан территориясендә булуын 2019 елның 6 июненә кадәр теркәгәннәрнең үзләре белән теркәлү турында таныклыклары да булырга тиеш. Бару урынында сайлаучылар исемлегенә кертү турындагы гаризаны кеше бер генә тапкыр бирә ала. МФЦның Баулы филиалы дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр, шимбә көн 8.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ