Корбан бәйрәме Баулыда ничек узачак
Быел Корбан бәйрәме республикабызда һәм Баулыда 16 июньдә уздрылачак.
Бу көнне Баулы районының барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары укылачак. Баулы райны мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов әйтүенчә, бәйрәм вәгазе иртәнге сәгать 06.00 да, гает намазы 06.30 да, ә Коръән уку 05.30 ңа башланачак.
Гает намазыннан соң корбан чалу башланачак. Авылда, гадәттә, корбанны һәркем өендә чала. Соңгы вакытта, халык арасында корбанны мәчеттә чалдыру очраклары да артты.
«Районның “Өмет” мәчетендә корбан чалу өчен аерым урын булдырылган. Баулының фермерлары, корбан чалдыру теләге булган кешеләргә шушы урынга корбан тәкәләрен китереп тә бирәләр», - ди Әнвәр хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев