Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәптә юл яңартыла

Исергәп авылында федераль трассадан Ленин урамына керә торган урында таш җәелгән юлны яңарту эшләре бара. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин сүзләренчә, әлеге эш бюджет акчаларын кулланмыйча гына башкарыла. Юлга ком-таш катнашмасы түшәү якынча 200 мең сумга төшкән. - Бераз гына яңгыр яуса да, бу тирәдән пычракка батмыйча үтеп булмый иде,...

Исергәп авылында федераль трассадан Ленин урамына керә торган урында таш җәелгән юлны яңарту эшләре бара.

Авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин сүзләренчә, әлеге эш бюджет акчаларын кулланмыйча гына башкарыла. Юлга ком-таш катнашмасы түшәү якынча 200 мең сумга төшкән.

- Бераз гына яңгыр яуса да, бу тирәдән пычракка батмыйча үтеп булмый иде, тигезләп тагын ком-таш катнашмасы салулары бик яхшы, - ди урамнан узып баручы Нәсимә Фәйзуллина. - Ташлары эрерәк бугай, тигезләбрәк калдырсалар яхшы була инде, бәлки озаккарак та чыдар.

Авыл җирендә юлларның яхшыруына почтада хат ташучы булып эшләүче Айсылу Арсланова да сөенечен яшермәде.

- Бик әйбәт була! Юкса юл кырыеннан сукмак салганнар иде бит, - ди ул. - Коры вакытта яхшы, чокыр-чакыр йөргәндә бик сизелми, ә яңгыр яуса, үтәрлек түгел иде инде. Өстәвенә берәр сулы чокыр тирәсенә узып баручы машина белән бергәрәк тә туры килсәң... башыңнан аягыңа кадәр пычрак су белән коендырырга да күп сорамыйлар.

Сүз уңаеннан, Исергәптә җиде урам бар, авылдагы юлларның озынлыгы сигез километр тәшкил итә. Авылда юлсыз урам юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев