Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Фәрит Мөхәммәтшин Баулыда эш сәфәрендә булды

Бүген, 21 августта, Баулы районына Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районына вертолётта килде. “Хаҗиев” крестьян-фермерлык хуҗалыгы кырында аны район җитәкчелеге һәм хуҗалык игенчеләре каршы алды. Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчеләрдән урып-җыю барышы белән кызыксынды, аларның тәкъдимнәрен һәм теләкләрен тыңлады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов сүзләренә караганда, бүгенге көндә барлык мәйданның 56 проценты җыеп алынган, быел уңыш яхшы, узган елга караганда 20-30 процентка күбрәк, уңыш гектарыннан 32,8 центнер тәшкил итә.

Фәрит Мөхәммәтшин чәй табыны артында кыр хезмәтчәннәре белән аралашканда, Татарстанның иң ерак районындагы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең проблемалары белән кызыксынды.

“Комбайннар әйбәт, Нью-Холландта эшлибез”, – дип җавап бирде бер игенче. – Эш шартлары яхшы, уңыш сөендерә”.

Фәрит Мөхәммәтшин Кырымсарай авылында булды, республика программасы буенча капиталь ремонт төгәлләнгән мәдәният йортын карады.  Кырымсарайда туып-үскән Советлар Союзы Герое Михаил Панарин һәйкәле янында авыл халкы белән аралашты.

Мәдәният йортын карагач, Фәрит Мөхәммәтшин биредәге эшләрдән канәгать калды.

“Баулыга эш сәфәрем сөендерде. Биредә күпсанлы программалар гамәлгә ашырыла, кешеләр тормышын уңайлырак итү буенча күп эш башкарыла”, – ди билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ләйсән Галимова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев