10 сентябрьдә, тавыш бирүнең беренче көне алдыннан, сайлау участокларын дезинфекцияләү планлаштырыла.
Яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан, Баулы районында сайлау участоклары сайлау көннәрендә – 11-13 сентябрьдә – көн саен дезинфекция чаралары белән эшкәртеләчәк. “Хезмәткә дан”га бу хакта Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илшат Гаязов хәбәр итте.
Фото: редакция архивыннан
Нет комментариев