Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының балалар үзәк китапханәсендә интеллектуаль уен узды

Укучылар йорты алдында ачылган “Сәләт” клубында катнашучылар бүген шәһәр мәктәбе укучыларын балалар үзәк китапханәсендә җыйды. Чара язучы Һади Такташ тууына 120 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Интеллектуаль уен биш турдан торды. Иң беренче турда укучылар сүзләр тәрҗемә итте. Икенчесендә Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗатына кагылган тест формасында сорауларга җавап бирделәр. Өченче турда музыкаль классик һәм заманча әсәрләрне, көйләрне тыңлап, билгеләргә тиеш булдылар. Һәр турда укучылар кызыксынып, бар көчләрен салып җаваплар эзләргә тырышты.

– Мин мондый уенда беренче тапкыр катнашам, – ди Баулының икенче санлы мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Әдилә Вахитова. – Уен миңа бик ошады. Беренче турда гына сүзләрне тәрҗемә итү бераз авыррак булды. Икенче турны җиңел үттек, чөнки Һади Такташ иҗаты белән яхшы танышбыз. Мин үзем татар телендә китаплар укырга яратам, ә Һади Такташның миңа бигрәк тә поэмалары ошый.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев