Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының “Ак чишмәсе” нигә кипкән?

Баулыда чишмәләр саны 10нан артып китә. Шәһәрлеләрнең яратып суга йөри торган “Ак чишмә”се ни сәбәпле кипкән?

Чишмә суын эчеп, сусауны гына басмыйсың, ә тәнеңә сихәт, шифа да аласың. Быелгы җәйнең кызу һәм коры булуы суга ихтыяҗны бермә-бер арттырды. Кайбер елгаларда сулар кими, чишмәләр кибә, акмый башлый.

Биш литрлы савытны су белән бер минут эчендә тутырып булган булса, хәзер чишмә суының бер генә тамчысы да юк. Моңа кадәр су алырга Баулы халкы чиратта тора иде, бүгенге көндә биредә кеше күренми.

Зөфәр Фәррахов та чишмә суына еш килә торган булган. Чишмәдә су булмаганлыгына ул да хәйран калган.

“Ак чишмәгә” ярты Баулы халкы суга йөри иде, үзем дә шушында шифалы су артыннан килергә ярата идем, – ди Зөфәр Фәррахов. – Монда бит табигать тә матур, эсседә, күләгәдә салкын чишмә суын эчеп, сусауны баса идем. Кызганыч, бүгенге көндә чишмә кипкән, әллә инде юлын үзгәртте микән. Чишмә яхшы аккан чакта тутырып куйган савытны әле дә машинамда йөртәм, кирәк булуы мөмкин бит”.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең өченче разрядлы өлкән белгече Алия Йосыпова сүзләренчә, бүгенге көндә елгаларда, буаларда, кое һәм чыганакларда суның түбән дәрәҗәсе күзәтелә. Су юкка чыгуны корылыклы җәй һәм явым-төшемнәрнең кимүенә бәйләргә мөмкин. Ул билгеләп узганча, кызганычка каршы, без табигатькә ярдәм итәргә көчсез һәм суны ясалма чыганаклар белән тутырып булмый. Явым-төшемнәр булган очракта гына чишмәдә яңадан су барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук су булмау кешенең хуҗалык эшчәнлеге белән бәйле, ди белгеч.

Айгөл Хөсәенова


Фото: И.Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев