Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яшь баулылар сайлауда катнаша

Россия Президентын сайлауда Кызылъяр халкы да бик актив катнаша. Биредә 935 сайлаучы исәпләнә, 32се – беренче тапкыр тавыш бирә.

Кызылъярлар сайлауның беренче көнендә үк тавыш биреп бетерерләр ахры: мәдәният йортында урнашкан 1038нче сайлау участогы ачылганчы ук, тавыш бирергә килүчеләр күп иде. Хәтта чират хасил булды.
 Иң беренче Нәсим Зәйдуллин тавыш бирде. Ул тормыш иптәше Гүзәл, улы Айзат белән эшкә киткәнче үк килгән. Сайлауга гаилә белән бару – аларда күптәнге традиция. Сүз уңаеннан, быел Татарстанда сайлауларның девизы – “Гаилә белән сайлыйбыз”.
“Сайлау – безнең бурычыбыз. Иртән иртүк тавыш биреп, эшкә китәбез”, – дип сөйләде Гүзәл Зәйдуллина.
Сайлауга гаилә белән килүчеләр күп иде. Мәсәлән, Закирә һәм Тәлгать Хафизовлар да эшләрен иртүк бетереп куярга булганнар.
“Сайлауга өч көн рәттән килергә уйлап торабыз, – дип башлады сүзен Тәлгать Хафизов, шаяртып. – Сайлау элек-электән бәйрәм кебек була иде. Әле дә бәйрәмгә килгән кебек хис итәбез. Сайлаулар уңышлы гына үтсен, бөтен кеше дә тавыш бирергә килсен. Барыбыз да исән-сау булып, якшәмбе көнне нәтиҗәләрне белергә язсын”.
Чыннан да, Кызылъярда сайлау бәйрәм кебек уза. Ерактан ук чакырып, музыка уйнап тора. Сайлаучыларга “Всей семьёй на выборы. Гаилә белән сайлыйбыз” дип язылган махсус беләзекләр бүләк итәләр. Шуны киеп, гаилә белән сайлау участогында фотога төшеп, махсус хештеглар белән социаль челтәргә куйган кешеләр автомобиль уйнатуда катнаша ала.
Бүләк дигәннән, үз гомерендә беренче тапкыр сайлауда катнашучы яшьләргә дә кызыклы бүләкләр әзерләгәннәр.
“Безнең Кызылъяр мәдәният йортында урнашкан 1038нче сайлау участогына барлыгы 935 сайлаучы керә, шуларның 32се – беренче тапкыр сайлауда катнашучылар. Иртәнге сәгать тугызынчы яртыда аларның икесе үз тавышларын бирделәр инде. Аларны тәбрикләп, бүләкләр тапшырдык. Гомумән әйткәндә, авылдашлар Президент сайлауларында актив катнаша. Иртәнге сәгатьләрдә үк халык күп килде”.  
Үз гомерендә беренче тапкыр сайлауда катнашып, бүләк алучылар арасында Ансель Камалтдинов һәм Рамил Вафиев та бар.
“Бүген минем өчен үзенчәлекле көн, чөнки мин беренче тапкыр сайлауда катнашам, – дип сөйләде Ансель Камалтдинов. – Мин бу хакта бәләкәй чагымнан ук хыялландым. Әти-әнием кем өчен тавыш бирер дип, һәрвакыт кандидатларны күзәтә идем. Әти-әнием сайлауга барганда, гел ияреп бара идем. Һәм менә бүген мин үзем Президентлыкка кандидат өчен тавыш бирдем”.
Кызылъяр сайлау участогында иртәгә тагын да күңеллерәк булачак: мәдәният йортында җирле мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм укытучылары ярминкә оештыра. Бу традиция биредә күптәннән яшәп килә. Ул бик күңелле үтә. Ярминкәдә, гадәттә, төрледән-төрле камыр ризыклары, тозлаган консервалар, кайнатмалар, бәйләгән эшләнмәләр һәм башка товарлар тәкъдим ителә. 
Россия Президентын сайлаулар өч көн дәвам итәчәк. 
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев