Баулылар – иң яхшылар арасында
“2019 елда Татарстан агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенән ике хезмәткәр дә бар.
Идарәнең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Елена Алексеева – “Иң яхшы бухгалтер” номинациясендә, консультант Гүзәл Хәбибуллина “Иң яхшы кадрлар хезмәткәре” номинациясендә җиңгән. Җиңүчеләргә 100 мең сум грант тапшырылачак. Бүләкләү якын көннәрдә Казанда булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев