Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар, “Гашыйк чагым” конкурсында катнашыгыз!

“Баулы-информ” мультимедия редакциясе Гашыйклар көне уңаеннан “Эль Букет” чәчәкләр салоны белән берлектә уздыра торган “Гашыйк чагым” конкурсына фотосурәтләр кабул итү иртәгә төгәлләнә.

Конкурска яраткан кешегез белән төшкән фотоларны юллый аласыз. Исем-фамилияләрегезне, кайчаннан бергә булуыгызны күрсәтү зарур. Аралашу өчен телефон номерыгызны да язарга онытмагыз.

Исем-фамилия, аралашу өчен мәгълүмат күрсәтелмәгән фотосурәтләр конкурста катнашмый.

Фотосурәтләрне

- веб-редакторга (Watsapp номеры – 89270441571)

- slava_trudu@bk.ru электрон почтасына

- ВКонтакте социаль челтәрендәге “Бавлы-информ” төркеменә юллагыз.

Фотосурәтләр 5 февральгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашучылар өчен 6-13 февральдә “Хезмәткә дан” сайтында тавыш бирергә мөмкин булачак. 13 февральдә 20 сәгатьтә нәтиҗәләр теркәләчәк.

Бәйге җиңүчесе 14 февральдә бүләкләнәчәк.

Җиңүче парга “Эль Букет” чәчәкләр салоныннан 1500 сумлык чәчәк букеты тапшырылачак.

Катнашыгыз һәм җиңегез! Яратып һәм яратылып яшәгез!

Ә фотоконкурска килгән фотоларны биредә карый аласыз http://bavly-tat.ru/contest/fotokonkurs-sladkaya-parochka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев