Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар бөтен дөнья татарлары белән очраштылар

18-19 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Баулы муниципаль районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зиярова һәм эшмәкәр Зилә Зарытова Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышында һәм "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре" XIV Форумында катнашты.

Чараларда Россия Федерациясенең 63 төбәгеннән, 29 якын һәм ерак чит илдән 400гә якын эре татар эшмәкәрләре һәм татар иҗтимагый оешмалары активистлары катнашты.

Бай программага  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев катнашындагы Форумның пленар утырышы, БТК Милли Шурасы утырышы, галим В. В. Трепавловның Алтын Урда төзелүгә 750 ел тулуга багышланган лекциясе һәм башкалар кертелде. Районыбыз вәкилләре шулай ук ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты, ул «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

Чыганак:  http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1640199.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев