Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Фәнис Яруллинның туган көненә багышланган митинг узды

Якташ язучы, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинга бүген, 9 февральдә, 80 яшь тулган булыр иде. Әдипнең туган көнендә баулылар аның һәйкәле янына митингка җыелдылар. - Халкыбызның каһарман улы, якташыбыз Фәнис ага Яруллин үзенең иҗаты белән безне дөнья ваклыкларыннан һәм ыгы-зыгыдан өстен...

Якташ язучы, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинга бүген, 9 февральдә, 80 яшь тулган булыр иде. Әдипнең туган көнендә баулылар аның һәйкәле янына митингка җыелдылар.

- Халкыбызның каһарман улы, якташыбыз Фәнис ага Яруллин үзенең иҗаты белән безне дөнья ваклыкларыннан һәм ыгы-зыгыдан өстен булырга өйрәтте, чын мәгънәсендә Кеше булырга чакырды, - диде район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин. - Бүгенге көндә районда гына түгел, бөтен республикада аңа багышланган иҗат кичәләре үтә, атналык, айлыклар игълан ителде. Аның күңелгә рәхәтлек биргән, уйланырга мәҗбүр иткән тирән мәгънәле шигырьләрен балалар да, өлкән буын да үз итә. Радио-телевидение, социаль челтәрләр аша алар халыкка ирешә. Баулы халкы Фәнис Яруллин кебек шәхесе белән горурланып яши.

Чара барышында өченче мәктәп укучылары һәм китапханә хезмәткәрләре Фәнис Яруллин шигырьләрен укыдылар.

- Фәнис Яруллинга багышланган чараларның һәрберсендә катнашырга тырышам, - диде әдипнең дусты Мохтар Афзалов. - Баулыда аның елы игълан ителгәнгә дә чын күңелдән сөендем. Бүген районның кайсы гына мәктәбенә барып керсәң дә, анда Фәнис Яруллин "бар". Укчылар аның шигырьләрен ярыша-ярыша ятлыйлар, матур да, эчтәлекле дә чаралар үтә. Кыскасы, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Фәниснең сулышы бар кебек.

Митинг Фәнис Яруллин һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев