Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы тәрбиячесе Республика бәйгесе лауреаты булган

"Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республика бәйгесенең район этабы җиңүчесе, 3 нче мәктәпнең социаль педагогы Айгөл Әхмәдова бәйгенең зона этабында призлы урынга ирешкән.

Бәйге Азнакай шәһәрендә узган. Беренче турда Татарстанның сигез районыннан килгән катнашучылар балигъ булмаган кешенең җәмәгать тәрбиячесе буларак эшләрен күрсәткәннәр, икенче турда стандарт булмаган конкрет педагогик ситуацияне хәл итү биремен үтәгәннәр һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын булдырмау өлкәсендә норматив-хокукый база нигезләре буенча сорауларга җавап биргәннәр. Айгөл Әхмәдова өченче урынга лаек булган, аңа диплом һәм бүләкләр тапшырылган.

Фото: Айгөл Әхмәдованың шәхси архивыннын алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев