Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында агитбригада сәяхәт итә

Узган атнада Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары Иске Чүте авылына концерт белән бардылар. Мәдәният йорты булмаган бу авылда концертны көтеп алдылар. Ул һәркем күңеленә хуш килде.

Мәдәният хезмәткәре Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендәге иҗади төркем көзге урып-җыю, бакча эшләре тәмамлангач, авылларга гострольләргә чыга.

- Безне олысы да кечесе, дә көтеп ала. Җырларны да һәркемгә ошарлык итеп сайлыйбыз, - ди Фәнүзә ханым.

Концертта Раил Низамов, Венер Хәйбрахманов, җырчы һәм баянчы Илфат Галимҗанов, Гөлнара Абдуллина башкаруында җырлар яңгырады. Рәзинә Җәләева һәм Сәрия Хәмитова башкаруындагы борынгы көйләрне өлкәннәр күз яшьләре белән тыңладылар.

Сәрия апа кечкенәдән җырларга яраткан, җырлау сәләте әнисеннән күчкән аңа.

- Безнең нәселдә бөтен хатын-кызлар да моңлы тавышлы. Әниемнең җырлаган җырлары әле дә колагымда яңгырый. Ул вакытта тормыш авыр булган шул, сәләтләре булса да, аларга укырга язмаган, зур сәхнәләрдә җырлау бәхете тимәгән, - ди ул.

Иске Чүте авылының да талантларга бай булуы күренде. Шул авылда гомер итүче Вәкил Задретдинов концертка гармуны белән килгән иде. Ул да артистлардан ким уйнамады. Авылдашларына рәхәтләнеп тезмә көйләрен бүләк итте. Шулай ук авылда "шигырь язучы Саимә апа" исемен алган Саимә Кашапова да үз иҗаты белән уртаклашты.

Тамашачыларның күбесе өлкән яшьтә булуга карамастан, дәртле җырлар яңгыраганда, алар мәйданчыкка чыгып рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар һәм артисталрның тагын килүләрен сорадылар.

Концерт искиткеч матур тәмамланды. Илфат Галимҗанов ахыргы "Юкка түгел" җырын башкара башлагач, Иске Чүте тамашачылары аягүрә басып, алкышлап, җырга кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев