Баулыга Татарстанның баш нефтьчесе килде
Төп тема

Баулыга Татарстанның баш нефтьчесе килде

Бүген “Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Мәганов Баулыга эш сәфәренә килде.

Наил Мәганов Баулыда иң элек Укучылар йортын карады. Өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Елена Никифорова, кыскача тарихи белешмә биреп, кунакларга бинаны күрсәтте. Укучылар йорты бинасы 1956 елда төзелгән. Шуннан бирле бирегә берничә буын баулылы түгәрәкләргә йөргән. Наил Мәгановны озатып йөргән Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин бала чагында биредә авиамодельләштерү белән шөгыльләнгәнлеген әйтте.

Хәзерге вакытта Укучылар йортында төрле юнәлешләр буенча 865 бала шөгыльләнә. Кызганычка каршы, бина искерү сәбәпле, педагоглар техник иҗат түгәрәкләрен гомумбелем мәктәпләрендә үткәрергә мәҗбүр. Әлеге бинада станоклар һәм өстәмә механизмнар кую таләп ителмәгән юнәлешләр генә калган. Мәсәлән, район башлыгы бала чагында техник иҗат белән шөгыльләнгән кабинетта хәзерге вакытта балалар мода театры урнашкан. Алар республика күләмендә дә уңышка ирешеп тора.

Елена Никифорова сүзләренә караганда, әлеге бинадагы шартлар, санитар-техник нормаларга туры килми.

Учреждение педагоглары “Татнефть”тән килгән кунакларга укучылар йортына яңа бина төзүдә ярдәм итәрләр дигән өмет белән карадылар. Чөнки биредә нефтьчеләрнең дә балалары шөгыльләнә.

Автор фотосурәте


Нет комментариев