Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда җыеннар дәвам итә

Кызылъяр авылы мәдәният йортында халык җыены узды. Авыл кешеләре бик актив булды, сораулар шактый күп бирелде.

Җыен Мәгъдәнур хәзрәт Асылгәрәев чыгышы белән башланып китте.
Аннары Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина җирлекнең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, проблемаларга тукталды, быелга бурычлар билгеләде.
Җыенда районның төрле хезмәт вәкилләре дә чыгыш ясады.
Җыенда Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров та катнашты, былтыр районда башкарылган эшләр турында сөйләде.
Барлык чыгышлардан соң, кызылъярлар үзләрен борчыган сорауларны җитәкчелеккә җиткерде. Быелгы җыенда сорау бирүчеләр бик күп булды. Ильяс Гозәеров аларның берсен дә игътибарсыз калдырмады, һәрберсенә тулы җавап бирде.
Иске Чүте авылында фельдшер-акушерлык пункты эшләмәү проблемасы күтәрелде. Район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфиков бу мәсьәләнең уңай хәл ителәчәген әйтте.
Кызылъяр төзек, заманча авыл саналса да, биредә газ кермәгән урамнар да бар. Мәсәлән, инде берничә ел рәттән җыенда Яшьләр, Ленин урамына газ кертү мәсьәләсе күтәрелә. Быел, ниһаять, бу урамнарга газ кертү эшләрен төгәлләү вәгъдә ителде.
Авыл халкын урамнарны кардан чистарту, буш торучы йортлар, урамнарны яктырту, интернет, экология һәм башка күп кенә проблемалар борчый. Алар хакында тулырак итеп "Хезмәткә дан" газетасыннан укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #кызылъяр #баулы #баулыинформ