Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда Шәһәр көне үтте

Шәһәр көнен бәйрәм итү күргәзмә һәм ярминкәдән башланды. Соңрак тантаналы өлеше, Баулы районы артистлары һәм шәһәребез кунаклары чыгышлары булды.

Баулылар Шәһәр көнене көтеп ала. Шуңа күрә чарага килүчеләр дә күп булды. Стадионга керү юлында бәйрәмгә килүчеләрнең температураларын үлчәделәр.

Халык көндез үк җыела башлады, кичкә таба “Нефтьче” стадионында алма төшәр урын да юк иде. Ярый әле стадионда күләмле чаралар үткәрергә урын җитәрлек, шуңа күрә, трибунада утырып, артистлар чыгышын караучылар да, стадионда дуслары белән аралашып йөрүчеләр дә бар иде. Сүз уңаеннан, биредә сәүдә рәтләре дә шактый булды.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше район артистлары чыгышы һәм Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның котлау сүзе белән башланып китте. Шулай ук ул бер төркем баулыларга бүләкләр дә тапшырды.

Соңрак баулылар бәйрәмгә башка шәһәрләрдән һәм республикалардан килгән артистлар – Вил Усманов, Айдар Галимов, Галия Газизова һәм “Камертон” музыкаль төркеме – чыгышын карап хозурланды.

“2020 ел үзенчәлекле, чөнки ул өч датаны берләштерә – ТАССРның 100 еллыгын, Баулы районының 90 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын. Мин чын күңелемнән баулыларны Шәһәр көне белән тәбрик итәм, Баулы районының үсешкә  ирешүен телим. Шәһәрегезне яратыгыз һәм аның тарихы блеән горурланыгыз”, – дип мөрәҗәгать итте баулыларга Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Галимов.

 Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга, Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев