Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда сайлаулар бара

Баулының 1032нче участогы башка участоклар кебек үк иртәнге 8дән эшли башлады.

Баулылар сайлау башлану белән үк актив булды. Моны Баулы шәһәренең бишенче мәктәбендә урнашкан 1032нче участогында да күзәтергә мөмкин иде. Биредә иртән үк районның төрле оешмаларында эшләүчеләр килеп тавыш бирде.
– Мин быел сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирдем. Беренче сайлаучылар рәтендә булдым. Сайлау участогында эш Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы гимннары белән башланып китте. Бу бик дулкынландыргыч мизгелләр булды минем өчен. Сайлау - бик зур җаваплылык дип уйлыйм, – ди яшь баулылы Булат Нәбиуллин. – Беренче тапкыр сайлаучыларга кечкенә генә бүләк тә әзерләгәннәр. Миңа кинозалга сертификат бирделәр. Мин канәгать калдым. Сайлауларга барырга кирәктер дип уйлыйм. Үзебезнең ил башлыгын дөрес сайлау – ил язмышы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев