Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда мөнәҗәт әйттеләр

Баулының үзәк китапханәсендә “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән мөнәҗәтләр кичәсе узды.

Мәүлид аена багышланган кичәгә берсеннән-берсе  талантлы райондашларыбыз җыелды. Шулар арасында иң өлкәне – Исергәп авылыннан килгән Рәйсә апа Әхмәтханова, аңа декабрь аенда 80 яшь тула. Залда утыручы бик күпләрнең күзләрен яшьләндереп, бик моңлы итеп, озын мөнәҗәт әйтте ул.

Кечкенәдән мөнәҗәтләр ишетеп үстем, әтием сугыш кырыннан кайтмады, –ди Рәйсә апа. – Әниемнең мөнәҗәтләр әйтергә вакыты булмагандыр инде, күбесенчә әбиләрдән ишетә идек.  

Тамашачылар бу көнне Хаҗәрия Гатина, Римма Яруллина, Зәйтүнә Ибраһимова, Тәнзилә Якупова, Мөхтәрәмә Сафиуллина чыгышларын да илһамланып тыңладылар.

Айгөл Хөсәенова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев