Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда күргәзмә ачылды

Бүген шәһәрнең туган як музеенда инвалидлар ункөнлеге кысаларында гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы һәм Ютазы районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев та катнашты.

Күргәзмә залына килеп керү белән, күз явын алырлык төрле төстәге, төрле техникада, төрле материаллардан ясалган кул эшләнмәләре, картиналар каршы алды. Залда сәламәтлекләре чикле кешеләр дә бар иде. 86нчы яше белән барган баулылы Мөбәширә Исаметова берничә курчак ясап алып килгән.

– Безнең заманда уенчык юк иде, – ди Мөбәширә апа. – Су буена төшеп, балчыктан курчаклар, атлар ясап, киптереп, шулар белән уйный идек. Аннары әкренләп калдык тукымалардан курчакка киемнәр тегә башладым. Гомерем буе курчаклар яраттым, хәзер дә өйдә курчаклар тегәм. Күңел юанычын шуннан табам.

Баулылы Фларид Ялалетдиновның төрле ярмалардан тезеп ясалган картиналары күргәзмәгә искиткеч ямь биреп торды. 2013 елда Лаешта физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен техникумда укыганда, аның эше Берләшкән  Гарәп Әмирлекләренә барып эләгә. Бер шейх бик ошатып сатып ала һәм Фларидны әлеге эше өчен Италиягә юллама белән бүләкли.

Күз нурларын түгеп, бар күңел җылыларын биреп ясалган кул эшләре күргәзмәсендә 29 кешенең 100гә якын эше тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ