Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда китапка һәйкәл куелды

Бүген Баулы шәһәре үзәк китапханәсе территориясендә яңа һәйкәлне ачу тантанасы булды.

Металлдан ачык китап рәвешендә ясалган һәйкәл китапханәгә керү юлында урын алган. Аңа бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигъри юллары уеп язылган. 
Һәйкәл Гүзәл һәм Радик Вәлитовлар ярдәме белән куелган. Гүзәл үзәк китапханәнең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире булып эшли. Тормыш иптәше Радик – технологик транспорт идарәсендә машинист. 
— Китапка һәйкәл кую уе эш белән Мөслимгә баргач туды, – ди Гүзәл Вәлитова. – Анда без Пушкинга багышланган Китап һәйкәлен күрдек. Бик ошады. Бу хакта тормыш иптәшемә сөйләдем, ул мине хуплады. Идеябезне тормышка ашырдык. 
Һәйкәлне ачу тантанасында Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, якташыбыз, Татарстанның халык артисты Вил Усманов та катнашты.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев