Баулы яшь талантлары “Созвездие-Йолдызлык”та катнаша
Төп тема

Баулы яшь талантлары “Созвездие-Йолдызлык”та катнаша

Казанда 11-15 сентябрьдә “Созвездие-Йолдызлык” XX республика фестивале суперфиналының йомгаклау сайлап алу туры узды.

Суперфиналда Баулы балалары да катнашты. Алар – Әмирә Мөхәммәтшина (“Конферанс” номинациясе, җитәкчесе – Алсу Сәетова), Аделина Хәмидуллина (“Вокал-соло” номинациясе, җитәкчесе – Фира Тимербаева) һәм “Сөмбел” вокаль ансамбле (“Вокаль ансамбльләр” номинациясе, җитәкчесе – Фира Тимербаева).

Суперфиналның сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, “Сөмбел” вокаль ансамбле Гала-концертка узган.

Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген, 16 сентябрьдә, 17 сәгатьтә “УНИКС” комплексында уза.


Нет комментариев