Баулы сәнгать мәктәбе истәлекле бүләк алды
Баулының мәдәни тормышында истәлекле вакыйга булды.
Күренекле татар композиторы Ганс Сәйфуллинның улы Альберт Сәйфуллин Баулы сәнгать мәктәбенә уникаль бүләк – әтисенең пианиносын тапшырды.
"Пианино безнең мәктәптә иң яхшы урынны ала алып торачак һәм мәктәбебез, укучылар һәм педагоглар өчен талисман булачак, – дип сөйләде "Баулы-информ" редакциясенә сәнгать мәктәбе директоры вазифаларын башкаручы Марина Епишкина. – Без традицияләрне балаларга тапшырачакбыз, чөнки милли музыка булганда, халык та бар. Бу уен коралы Баулы җиренең талантларга бай булуын искә төшереп торачак».
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев