Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында пенсионерларны кайгырталар

Кырымсарай авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты территориясендә уңайлы шартлар тудыру дәвам итә. Быел анда ландшафт төзекләндерүнең үзенчәлекле, инновацион варианты – сенсор бакчасы һәм “Сенсор бакчасы-конструктор” булдырылган. Ул биредә яшәүчеләр һәм эшләүчеләр арасында бик популяр.

Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре, “Демография” милли проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында эшләп, өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга омтылалар: социаль һәм медицина хезмәтләре системасын камилләштерәләр, биредә яшәүчеләрнең иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерәләр, ялларын оештыру өчен шартлар тудыралар, аларны кызыксындаралар. Бу исә өлкән буынның актив һәм сәламәт тормыш белән яшәвенә китерә. “Сенсор бакчасы-конструктор” да шул максаттан ясалган.

Биредә эшләүче белгечләр сүзләренә караганда, мондый бакчалар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен аеруча файдалы. Төрле табигый материалар (төрле зурлыктагы чуерташ, агач кайрылары, чиста ком, салам һәм башка материаллар) белән тутырылган берничә агач модульдән яланаяк йөрергә кирәк. Табиблар әйтүенчә, кешенең аяк табаны –  аның эчке органнары урнашуның кечкенә топографик картасы, һәм, нокталы массаж ясап, бөтен организм һәм төрле органнарның эшчәнлегенә йогынты ясарга мөмкин.

 

– Бу технология әле күптән түгел генә кертелде, – ди картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Татьяна Кәлимуллина. – Безнең белгечләр бакчада өлкәннәр белән дәресләрне атнага өч тапкыр үткәрә. Өлкәннәргә бик ошый. Теләкләре булса, алар анда башка көннәрдә дә шөгыльләнә ала.

Интернат-йорт хезмәткәрләре фикеренчә, сенсор мәйданчыгы өлкәннәрнең сәламәтлеген сакларга, ныгытырга, аларның киеренкелеген бетерергә, психоэмоциональ халәтләрен яхшыртырга ярдәм итәр, халык арасында картлар йортлары турында булган фикерләрне үзгәртер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ