Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында әфганчы каберенә таш куелды

1 июль – Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Шул уңайдан Баулы районының Хәнсевәр авылында туып-үскән әфганчы Рәсим Гайнетдинов истәлегенә кабер ташы куелды.

Рәсим Гайнетдинов Әфганга 1983нче елны китә, рядовой, механик-машина йөртүче буларак күп кенә хәрби операцияләрдә катнаша.  1985 елның октябрендә сугышчан задание үтәгәндә  һәлак була. Хәнсевәр уртасындагы мемориал комплекста аның истәлегенә хәтер тактасы урнаштырылган.

Рәсимнең авылдашлары һәм әфганчылар оешмасы әгъзалары бүген авыл мәдәният йортына аның истәлегенә багышланган чарага җыелдылар.

Рәсим Гайнетдиновның зиратын тәртипкә китереп кабер ташы урнаштырылган, әлеге эшне оештыручы  – Ренат Нуриев рәислегендәге әфганчылар оешмасы. Салих җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов бу эшкә  зур өлешен керткән, 20 мең сум акча да бүлеп биргән.

Рәсми өлештән соң барысы да зиратка юнәлделәр. Яңартылган кабер янында Рәсим Гайнетдинов рухына багышлап дога укылды, каберенә чәчәкләр салынды.  Тырышлык куйган барлык әфганчыларга һәм авылдашларга рәхмәт сүзләре белдерелде. 

 Соңыннан Рәсим Гайнетдинов батырлыгы истәлегенә коралдан аттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ