Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында башлангыч сыйныф укучылары бушлай туклана

Шәһәр һәм райондагы барлык мәктәпләр дә төшке аш белән тәэмин ителгән. Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә, башлангыч сыйныф укучылары мәктәптә бушка ашый.

7нче мәктәптә 534 укучы белем ала. Аларның барысы да төшке аш белән тәэмин ителгән. Мәктәп ашханәсендә дүрт кеше эшли: ике пешекче һәм ике кухня хезмәткәре. Гүзәл Хаҗиева биредә пешекче булып мәктәп ачылганнан бирле, 2006 елдан эшли. Аның эш көне иртәнге сәгать биштә башлана.

– Безнең меню төрле, салат, җиләк-җимеш, балык, тавык, сыер ите һәм башкалар, – ди ул. – 1-4 сыйныфлар бюджет нигезендә ашый. Югары сыйныф укучыларының ата-ана взносы көнгә 35 сум тәшкил итә, бюджет дотациясе – 7 сум 70 тиен. Балаларга ошый, яхшы ашыйлар, өстәмә дә сорыйлар. Балалар алга таба да укысыннар, тук һәм канәгать булсыннар, дип телибез.

Ашханәдә дежурлык оештырылган. Һәр сыйныф дежурныйлары, башка укучылар килгәнче, ризыклы тәлинкәләрне өстәлләргә тезеп чыгарга, чәй салырга тиеш.

7нче мәктәпнең туклану буенча диспетчеры Флүзә Кашапова документлар өчен җаваплы, туклана торган балаларның санын һәм туклану өчен түләүне исәпкә ала.

Барлык балалар да, ашар алдыннан, кулларын юа. Беренче дәрестән соң – 1-2 сыйныфлар, икенче дәрестән соң – 3-4 сыйныфлар, өченче дәрестән соң – 5-6 сыйныфлар, аннары башка югары сыйныфлар ашый.

Безнең хәбәрчебез мәктәпкә барган көнне менюда яшелчә салаты, котлет һәм соуслы карабодай боткасы, чәй һәм ипи иде. Башлангыч сыйныф укучылары бик тәмләп ашадылар. Балаларның тавышын тәлинкә һәм калак тавышы гына күмде.

– Безгә менюны мәгариф министрлыгы җибәрә, Роспотребнадзор белән килештерелгән, – дип сөйләде безгә мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева. – Балаларның бер көн бушка ашавы 51 сум 85 тиен тәшкил итә. Бу – өч чыганактан дотация. Бездә туклануны Лениногорскиның “Витара” җәмгыяте тәэмин итә. Алар безнең районда 2020 елның гыйнварыннан эшли. Проблемалар юк, азык-төлекне вакытында китерәләр. Ә сөт, ипи – Баулы җитештерүчеләренеке.

Быелгы уку елында безнең районда башлангыч сыйныф укучылары (1-4 сыйныфлар) саны – 1772 кеше, мәктәпләрдә барлыгы 3880 укучы (1-11 сыйныфлар) белем ала.

 Дарина Ганиева сүзләренә караганда, төшке аш вакытында сыйныфлар арасында дистанция саклана. Роспотребнадзорның барлык таләпләре һәм нормалары үтәлә.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев