Баулы районында территорияләрне санитар чистарту икеайлыгы дәвам итә.
Район авыл җирлекләрендә мәчет, зират территорияләрен чистарту өмәләре бара. Мәсәлән, кичә Татар Томбарлы авылы зиратында өмә үткәрелгән. Авылның битараф булмаган кешеләре зиратны җыештырганнар, каберлекләрне чистартканнар, корыган агачларны кисеп чыгарганнар.
“Киләсе атнага, килмәгәннәр белән тагын субботник ясыйсы булыр”... дип язылган Вконтакте социаль челтәрендәге Томбарлы авыл җирлеге төркемендә.
Чыганак һәм фотолар: “Вконтакте” социаль челтәрендәге Томбарлы авыл җирлеге төркеме https://vk.com/tumbarla
Нет комментариев