Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы Кызылъяр авылы җирлеге башлыгы конкурста җиңгән

Бар гомерен халкы өчен янып-көйгән, алар мәнфагәтьләрен кайгырткан җирлек башлыклары җитәрлек. Алар арасында Кызылъяр авылы җирлеге башлыгы Эльвира Сафина да бар. Шушы көннәрдә ул “Иң яхшы авыл җирлеге башлыгы” конкурсында җиңгән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан диплом белән бүләкләнгән.

Эльвира Әнис кызы авыл җирлеге башлыгы вазифасын 2003 елда үз өстенә ала. Бүгенге көндә аның карамагында өч авыл: Кызылъяр, Иске Чуте, Уба авыллары. Тәүлегенә 24 сәгать эштә диярлек Эльвира Әнис кызы. Җирлектәге проблемаларның, килеп чыккан мәсьәләләрнең һәрберсен үз җилкәсенә алып, вакытында хәл итәргә кирәк аңа. Хатын-кыз булуына карамастан, бар эшне төптән уйлап, төгәл чишәргә өйрәнгән ул. Кайчандыр Оренбург өлкәсеннән әти-әниләре белән күченеп килеп, Кызылъярда яши башлыйлар. 6нчы сыйныфтан авыл мәктәбендә укый. Күченеп килгән кеше булса да ул Кызылъяр авылын туган ягыдай якын, үзенеке итә. Һәм бүгенге көндә дә күңел биреп, тырышып эшләп йөри.

“Минем алдымда зур эшләр, авырлыклар көткәнен белсәм дә, мин эшкә әзер идем, – ди Эльвира Сафина. – Мин бик шат, чөнки авыл җирлегендәге барлык оешмалар белән уртак тел таба алдым. Бүгенге көнгә кадәр бердәм булып, алга атлыйбыз. Мине аңлап, тыңлап торганнарына авылдашларыма чиксез рәхмәтлемен. Эш җиңелләрдән түгел, күп игътибар сорый. Халык мөрәҗәгатен кулымнан килгәнчә үтәргә тырышам”.

Авыл җирлекләре башлыклары барысы да күптөрле дәүләт программалары буенча эшлиләр, алары да җиңел генә бирелми.

Республикада “Иң яхшы авыл җирлеге башлыгы” конкурсы февраль аенда игълан ителгән. Әлеге программада Эльвира ханым да көчен сынап карарга булган.

“Зур уңышларга ирештем, – ди җирлек башлыгы. – Әле туктап калырга җыенмыйм, шуңа да алга карап, үз халкым, үз авылым өчен хезмәт итүне дәвам итәчәкмен”.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев