Баулы районы тыл хезмәтчәне олуг юбилеен билгеләп үтте
Исергәп авылында яшәүче хезмәт ветераны Минзифа Мәҗитовага 95 яшь тулды
Минзифа Мәҗитова 1929 елның 28 маенда Башкортстанның Ярмәкәй районы Абдулла авылында күп балалы гаиләдә туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләрен фронтка алганнар. Кызганычка каршы, аңа әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Әниләре 5 баланы берүзе аякка бастырган.
Минзифа Идиятулла кызы – сугыш чоры баласы. Башка чордашлары кебек үк, аңа да кечкенәдән авыр хезмәткә җигелергә туры килгән. Яшьлегендә Исергәп егете Фәрдетдин белән танышып, гаилә корган ул.
"Әтиебез Абдулла авылындагы туганнарына баргач, әниебез белән танышкан. Алар 1956 елда өйләнешкәннәр. Бер елдан – апам Сиринә, ә 1960 елда мин туганмын", – дип сөйләде юбилярның улы Риф Мәҗитов.
Минзифа апа белән Фәрдетдин абый, 60 ел бергә тату гомер итеп, кызлары һәм улларын тәрбияләп үстергәннәр.
"Әти-әниебез тигез гомер иттеләр, икесе дә "Урал" колхозында эшләделәр. Без ач-ялангач булмадык. Тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгардылар. Әтиебез 2016 елда вафат булды", – дип сөйләде Риф Мәҗитов.
Минзифа апа колхозда 40 елга якын хезмәт куеп, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булган. Ә сугыш елларында тылда эшләгәне өчен, "Фидакарь хезмәт өчен" медале һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Юбилярның улы Риф Мәҗитов та, кызы Сиринә Ногманова да гомер буе хезмәттә булганнар, хәзер инде лаеклы ялда. Икесе дә Исергәп авылында яшиләр, әниләренә күз-колак булып, ярдәм итеп торалар. Оныклары да хәлен белә, булыша – Минзифа апаның 3 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар.
"Әниебез өй арасында йөреп тора. Ул барында күңелле инде. Исән-сау булсын, – ди Риф абый. – Әниебезнең озын гомерле булу сере, мөгаен, төзек тормыш алып баруындадыр. Ул тормыш сөючән кеше".
Минзифа Идиятулла кызы Мәҗитова үзенең олуг юбилеен туганнары, балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән билгеләп үткән. Аны котларга Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин һәм авыл җирлеге сәркатибе Сөмбел Муллагалиева да өенә килгән.
Фото: Сөмбел Муллагалиева архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев