Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Баулы-информ” пенсия фондында Абунәче көне уздырды

Пенсия фондында Абунәче көнендә “Слава труду” һәм “Хезмәткә дан” газеталарына 18 хезмәткәр язылды.

Бүген редакция хезмәткәрләре пенсия фонды идарәсендә Абунәче көне уздырды һәм идарә коллективын 2021 елның беренче яртыеллыгына район газетасына яздырды. Пенсия фонды хезмәткәрләре район газетасын даими алдыра, бу юлы да безне ачык йөз белән каршы алдылар.

Район газетасына иң беренче Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев язылды.

“Без район газетасын даими алдырабыз, чөнки безнең коллектив көне буе идарәдә утыра һәм раойнда булган вакыйгалардан һәрвакыт хәбәрдар булырга омтыла. Үзебез дә язылабыз, туганнарны да яздырабыз, – дип сөйләде Станислав Тимофеев хәбәрчебезгә. – Мин бүген гаиләмне “Слава труду”га яздырдым, аны эш урыныма китереп бирәчәкләр. Шулай ук якын танышыбызны “Хезмәткә дан”га яздырдым. Аңа газетаны хат ташучылар өенә китерәчәк”.

Пенсия фонды хезмәткәре Ольга Лебёдкина әнисе Валентина Александровнаны яздырды.

“Район газетасына ел саен язылам. Аны әниебез аеруча яратып укый, – ди Ольга. – Ул – пенсионер, өйдә утыргач, район һәм шәһәр яңалыкларыннан хәбәрдар булып торырга тели. Ул интернеттан файдаланмый, барлык вакыйгаларны район газетасы аша белеп тора. Газетаны минем эш урыныма китерәләр, бик уңайлы. Мин аны шул ук көнне әниемә илтеп бирәм, ягъни ул газетаның һәр санын вакытында ала”.

Ләйсән Галимова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев