Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы алдынгыларын бүләкләделәр

Язгы чәчү барышында югары нәтиҗәләргә ирешкән өч алдынгы механизатор мактау дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Ел саен Баулы районында, иртә сабан культураларын (бодай, солы, арпа) чәчү төгәлләнгәч, нәтиҗә ясап, иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар хөрмәтләнә.

Быел мактаулы беренче урынга “Исламгалиевлар” хуҗалыгы механизаторы Илсур Хәлфетдинов лаек булды. Икенче урында – “Берлек” җәмгыяте механизаторы Рамил Гыймаев, өченчедә – “Кызылъяр” җәмгыяте механизаторы Мөҗип Ганиев.

Илсур Хәлфетдинов “Исламгалиевлар” хуҗалыгында 2009 елдан бирле эшли. Инде 11нче елын кырда хезмәт куя, көнне төнгә ялгап эшләгән чаклары да була.

– Эшемне бик яратам, бар күңелемне биреп эшлим, – ди Илсур Хәлфетдинов. – Бу беренче җиңүем генә түгел. 2015 елда абсолют кыр батыры булдым, автомобиль белән бүләкләделәр. Авыр хезмәтебезне бәяләгәннәре өчен, җитәкчеләргә зур рәхмәт.

– Бүген без чәчү кампаниясендә тырыш хезмәт куйган механизаторларны хөрмәтлибез, – диде Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин. – Язгы кыр эшләре төгәлләнде диярлек, соңгы культуралар гына калды. Чәчүлекләр тишелеп чыккач, тагын бер кат нәтиҗә ясап, иң яхшы кырларны һәм иң яхшы механизаторларны ачыкларбыз. Механизаторларның хезмәтен бәяләү бик мөһим. Чөнки алар, һәр көнне табыныбызда икмәк булсын өчен, армый-талмый, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Шуңа күрә аларга зур рәхмәтемне җиткерәм.

Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов сүзләренә караганда, соңгы сабан культураларын чәчү бара. Әлеге культураларны чәчү төгәлләнгәч, 2020 елгы чәчү капманиясенә ахыргы нәтиҗәләр чыгарылачак.

– Карабодай һәм кукурузны гына чәчәсе калды. Аларга кырау төшү куркынычы бар. Шуңа күрә чәчүне ашыктырмыйбыз. 10 көн эчендә чәчүнең ахыргы нәтиҗәләре булачак, – дип сөйләде безгә Фәрит Кыямов. – Быел язгы кыр эшләре яхшы узды, көннәр әйбәт торды. Чәчүне төгәлләгән хуҗалыклар хәзер чәчүлекләрне корткычлардан һәм авырулардан эшкәртәләр.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев