Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Авылның юллары тигезләнгән

Быел Кырымсарай авыл җирлегендә юлларны ремонтлау буенча шактый эш башкарылган.

Авыл халкы үзара салым прогрраммасында катнашу турындагы референдумда акчаның бер өлешен юлларны ремонтауга тоту өчен тавыш биргән. Нәтиҗәдә Кырымсарай һәм Мортаза авыллары юлларына ком-вак таш катнашмасы салу эше (80 мең сумлык) башкарылган. Ике чакрым чамсы юл ремонтланган, бу максатка 270 тонна ком-вак таш катнашмасы китергәннәр.

Авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов сүзләренә караганда, эшне авыл җирлеге башкарма комитетының тракторы булу да җиңеләйткән. Аны былтыр грант хисабына алган булганнар. Ә КамАЗ автомобилен җирле авыл хуҗалыгы берләшмәсе биргән.

 Кырымсарай авыл җирлегендә юл эшләре моның белән генә бетмәгән әле. Юл фондының муниципаль программасы буенча мәктәпкә һәм балалар бакчасына бара торган юлга асфальт җәелгән.

– Юлның әлеге участогы җимерек иде, кешеләр күп тапкыр аны ремонтлауны сорады. Һәм менә быел әлеге мәсьәлә хәл ителде, – ди Дамир Әхтәмович. –  Тагын шунысын әйтәм: бездә халык актив, тик яткан таш астыннан су акмаганын яхшы беләләр. Халык җыеннарында үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәреп чыгалар, гражданнарны кабул итүләргә йөриләр. Кырымсарайлар таләп итә генә белә, дип уйламагыз, авылны төзекләндерүдә үзләре дә актив катнашалар. Ә актив кешеләрне күрә беләләр, ярдәм итәләр.

Әлеге сүзләрнең дәлиле буларак, шуны әйтү урынлы булыр: без сөйләшкән вакытта җирлек башлыгына бер нефть компаниясеннән шалтыратып, ярдәм тәкъдим иттеләр. Мәдәният хезмәткәрләре белән киңәшләшеп, алар иганәчедән мәдәният йорты каршында яңа коймакуюны сорадылар. Шулай итеп, Баулы районының иң төзек авыл җирлегенең берсе булган Кырымсарай тагын да матурланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев