Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кышка помидор тозлыйбыз

Хуҗабикәләргә помидор тозлау рецептлары тәкъдим итәбез.

Баллы помидор

3 литрлы банкага сарымсак, укроп, кара борыч, 2-3 данә лавр яфрагы һәм помидорлар салабыз. Һәр помидорның төбенә тишек ясыйбыз. Болар өстенә кайнап чыккан су коеп, 5-10 минут тотабыз һәм аны кастрүлгә бушатып шуннан маринад ясыйбыз. 1,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы бал салып кайнатып чыгарабыз, ахырдан 1 чәй кашыгы уксус эссенсиясе өстибез. Банкаларны тимер капкач белән каплап, суынганчы төреп тотабыз.

 

Сарымсаклы помидор

Помидорларның зурлыгына карап, икегә йә дүрткә бүләбез һәм 1 литрлы банка төбенә тезәбез, аннан телемнәргә бүленгән сарымсак салабыз. Һәр катламны шулай помидор белән сарымсакны аралаштырып тезеп чыгабыз. Һәм өстенә кайнар маринад коябыз. Маринад болай ясала:

3 литр суга 0,5 стаканнан кимрәк тоз, тулар-тулмас бер стакан шикәр комы, 10ар карлыган һәм чия яфраклары салып кайнатабыз, ахырдан 1 чәй калагы уксус эссенсиясе өстибез. Бер литрлы банканы сулы чиләккә утыртып, 10-15 минут кайнатып алабыз да тимер капкач белән каплап куябыз.

 

ТЕЛНЕ ЙОТАРЛЫК ПОМИДОРЛАР

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбенә туралган яшел тәмләткечләр петрушка, укроп, 2-3 төш сарымсак салып, банканың яртысына кадәр помидор тутырам. Аннан соң башлы суганны боҗралап турап салам. аның өстенә янә помидорлар салам. өстенә кайнап торган суны коям да, маринад әзерләгәнче тотам.

Маринад өчен: 3 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр комы, хуш исле борыч, 5-6 кара борыч салып кайнатып чыгарам. Банкадагы суны түккәннән соң 3 аш кашыгы чистартылган көнбагыш мае, 3 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып, маринадны коям. Банкаларны яңадан сулы кәстрүлгә утыртып 15 минут стерильләштереп алырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев