Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Гап-гади су файдасы

Сәламәт булу өчен тәүлегенә кимендә 2 л су эчәргә кирәк. Аны кайчан эчү дә мөһим.

Иртән уянгач та эчелгән ике стакан су эчке органнарны уятып җибәрә, актив эшчәнлеккә көйли. 

Ашарга ярты сәгать кала эчелгән бер стакан су ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

Ванна кергәнче яки мунчага барыр алдыннан эчелгән бер стакан су кан басымын төшерергә ярдәм итәчәк.

Төнгә каршы эчелгән бер стакан су инсульт һәм йөрәк өянәге булу куркынычын күпкә киметә. Йоклаганда аягыгызны көзән җыера икән, бу очракта да төнгә каршы су эчү файдалы булыр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев