Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Августта карлыган куакларын эшкәртү өчен биш киңәш

Бу айда киләсе ел өчен бөреләр формалаша.

Август — кызыл һәм кара карлыган өчен бик әһәмиятле ай. Бу айда киләсе елга бөреләр формалаша. Шуңа күрә куакларны аеруча тәрбияләргә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Беренчедән, куакларны кисәргә. Чиста секатор алып, ботакларны сындырмыйча эшләргә. Корыган, авыру, иске, җирдә ята торган ботакларны алырга. Тамырдан чыккан артык ботакларны да кисәргә. Кара карлыганның яфракларын өзәргә кирәк.

Икенчедән, ботакларын кискәннән соң, карлыганга җылы су сибәргә. кызыл карлыганга уртача зурлыктагы ике чиләк, кара карлыганга иң күбе дүрт чиләк су сибәргә.

Өченчедән, төбен йомшартырга, бу куакны кислородка баета. Тирән итеп йомшартырга ярамый. Туфракның өске катламын гына йомшартырга, чүп үләннәрен утарга. Ашлама салу өчен буразналар ясарга.

Дүртенчедән, ашлама сибү әһәмиятле. Берәр аш кашыгы суперфосфат һәм калий сульфатын, бер стакан агач көлен җылы суда эретергә. Шушы эремәне куак төбенә сибәргә. Бер литр сыер тизәген бер чиләк суда төнәтеп, куак төбендәге буразналарга сибәргә.

Бишенчедән, корткычлар һәм авыруларга каршы эшкәртергә. Бу эшләрне август уртасында эшләргә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев